СӘЛӘТКӘ – НУР, ЯЗУЧЫГА ИЛҺАМ

24.09.2020

«Бүгенге заман татар баласы нинди идея-фикерләр белән яши?» дигән сорауга җавап табасыгыз килсә, аларның иҗаты белән танышырга ашыгыгыз. Без таныштык һәм ышанып әйтә алабыз: алар яктылыкка, матурлыкка омтыла, үз уйларын образларга һәм чагыштыруларга төрә, чынбарлыкны хыяллары белән бизи. «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесенең өстенлеге дә шулдыр инде ул – сүзләренә карап, катнашучыларның шәхесен аңлап була. Быел исә безгә «Сәләт» аланына барып, аларның үзләре белән танышу бәхете дә тәтеде.

Күчмә мәктәп
Изге Биләр җире безне рәт-рәт тезелгән чатырлар, «Сәләт» җырлары һәм тиктормас актив яшьләре белән каршы алды. Быел форум, пандемия сәбәпле, берникадәр үзгәрешләр дә кичергән. Мәсәлән, катнашучыларның барысы да коронавируска тест тапшырган, смена вакытында да даими рәвештә температураны тикшерү гадәти хәлгә әверелгән. 
«Идел» журналы редакциясе «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесенең жюри әгъзасы ролен дә үтәде. Шулай итеп проза номинациясендә иҗат итүчеләрнең эшләрен тикшерү, мастер-класслар уздыру бәхете безгә дә елмайды.
Конкурсны оештыручыларының берсе – Айгөл Вәлиуллина әйтүенчә, «Сәләткә нур булган йолдызлар» талантлы яшь авторларны барлый һәм иҗат юлларында камилләшергә, үсәргә ярдәм итә. Бәйге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Ә быел исә алар Татарстан Президенты фонды грантын отканнар, шул рәвешле, конкурсның форматына да үзгәреш кертелгән. «Конкурс елга бер – апрель аенда гына уздырыла иде, ә хәзер исә ул клуб, күчмә мәктәп һәм бәйге буларак үткәрелде, – ди Айгөл. – Димәк, яшь язучылар иҗат итеп кенә калмыйча, танылган шәхесләр белән очраша, мастер-классларда катнаша алды».
  
Тиз язма, сыйфатлы яз!
Катнашучыларның кайберләре белән танышырга да өлгердек. Әлки кызы Адилә Мусина белән иҗатка ничек килүе турында сөйләшеп алдык. 
– Хəреф танырга өйрəнгəн көнемнән бирле кулымда китап, – ди Адилә. –Мәктәптән кайткач, өй эшләрем төгәлләү белән китап укый. Ун яшемдə үз хикəялəрем яза идем инде. Гомумəн, төрле нəрсə белəн мавыгу ошый миңа. Хəзер башыма берəр нəрсə килсə, тизрəк язып куям. 


Казан егете Илназ Абдрахманов исә шигырьләрне 9 яшеннән яза башлаган. Күбрәк әти-әнисе, шәһәр, туган ягы турында язарга ярата икән.
– «Сәләткә нур булган йолдызлар» турында беренче тапкыр «Алтын каләм» фестивалендә ишетеп кайттым, ә быел менә «Сәләт-Биләр» форумына килергә насыйп булды. Минемчә, шигыреңне анализлый алырдай остазлар табу һәм үзең кебек яшьләр белән танышу бик кирәк. Безне креатив фикерләргә, эмоциональ интеллектны үстерергә өйрәттеләр, – дип оештыручыларга рәхмәтен белдерде Илназ.
Сарманнан килгән 16 яшьлек Айгөл Мәүләвиева әлеге бәйге турында укытучысыннан ишетеп белгән: 


– Татар теле һәм әдәбияты укытучым безгә өй эшенә иҗади биремнәр бирергә ярата. Мин, гадәттә, хикәяләр язам. Шулай берничә эшемне укыгач, аңа ошады. Конкурска юлларга тәкъдим итте, «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесенең нигезләмәсен җибәрде. Катнашып карарга булдым. Шулай итеп, үзем өчен генә язган әсәрләрем мине бирегә алып килде.


Айгөлгә аеруча спикерларның дәресләре ошаган. «Үземә нинди юнәлештә барырга кирәк икәнен аңладым, – ди ул. – Хикәяне язганда детальләргә, диалогларга игътибар бирергә кирәк. Төп максат – тизрәк язып бетерү түгел, ә сыйфатлы итеп язу булырга тиеш».


Шигърият номинациясендә беренче урынны яулаган Әтнә кызы Энҗе Хөсәенова «Идел» журналы укучыларына яхшы таныш. Аның иҗат җимешләре журналыбызда басылып чыккан иде. Мондый бәйгеләрдә катнашырга ярата Энҗе. Конкурска шигырьләрен сайлап җибәрү дә кыен булмаган. 


– Тәнкыйть, нигезле булган очракта, камилләшергә ярдәм итә. Ансыз син иҗатыңны үстерә алмыйсың. Шигыреңне үзең бертөрле кабул итсәң, читтәгеләр аның кимчелеген күрә һәм әйтеп тә бирә. Шуңа күрә бу конкурста уздырылган мастер-класслар күзаллауларымны киңәйтергә, язу осталыгын үстерергә ярдәм итте, – ди җиңүче кызыбыз. 


Менә шулай, беренче көнне без иҗатчылар белән таныштык. Иҗатка килү юллары, хыяллары турында сөйләшеп, үткән белән киләчәкне тоташтырып карадык. Бу сөйләшүдә яшь шагыйрә Эльза Тәхавованың сүзләре ошады безгә, ул шигырьләре ярдәмендә кешеләргә дөньяның матурлыгын ачарга тели. 

Баш миенең чистарынуы
Икенче көнне катнашучылар әсәрләргә карата жюриның фикерләрен тыңлады, нинди юнәлештә иҗат итәргә кирәклеге турында киңәшләште, хаталарын һәм уңышларын барлады. Шул ук көнне кешенең букчасындагы әйберләре буенча аның ниләр белән шөгыльләнүе, психологик портретын төзү белән бәйле уен оештырдык.


Кураторларның берсе Ләйлә Хәбибуллина белән дә сөйләштек. 
– Язучылар өчен бик кызыклы күнегүләр бар, катнашучылар белән шуларны эшләп карадык, – диде ул. – Каләм тибрәтүче яшьләр, гадәттә, бер үк хаталар ясый. Мисал өчен, башыннан кичермәгән, аңлап бетермәгән хисләр, үзләре яшәмәгән вакыт турында яза. Шул ук сугыш чорын, әйтик. Үзләрен һәм яшьтәшләрен ишетү, тоемлау өчен төрле күнегүләр эшләтеп, яздырып карап, язмаларын укып, анализлап, вакытның узганы сизелми дә калды. Әлеге мастер-класслардан соң катнашучыларда шактый кызыклы идеяләр дә туды. Алар моны киләсе әсәрләре өчен дә кулланыр дигән өметтә калабыз.


Әлеге мастер-класслар турында публицистика номинациясендә икенче урын алган Рүзәл Шәрипов фикерләре кызыклы: 


– Кураторларыбыз Айгөл апа Абдрахманова белән Ләйлә апа Хәбибуллина шәмчек вакытында ук иртәгә бик авыр көн була, дип кисәттеләр. Ул авырлык физик планда түгел, ә эмоциональ планда икән... Күңелеңне тыңлау, башыңны «сүндереп тору» катлаулы гамәл. Тренингны уздыруда режиссер Әминә Миндиярова да катнашты. Бу безгә бик файдалы булды. Геройларыбыз, әсәрләребезне шәхси итү серләренә төшендек. Детальләргә игътибар итәргә кирәклеген аңладык. Күзләребезне йомып, нәрсә «күргәнебезне» дә сөйләдек, яныбыздагы предметларны сурәтләргә өйрәндек. Ул тренинг барысын да онытып, элек эшләнгән эшкә бөтенләй башка яктан карарга мөмкинлек бирде. Башка төрле итеп әйтсәм, баш миенең чистарынуы һәм яңа идеяләр белән тулуы кебек булды ул. Шулай ук журналистик язмаларга да күбрәк иҗади яктан карыйсы килә башлады.

Чыннан да, иҗатның киңлеген, иксезлеген һәм чиксезлеген аңлар өчен шул өлкәдә үзеңнән тәҗрибәлерәк кешеләр белән дә, яшьтәшләрең белән дә аралашу кирәк. Форумда профессиональлекне үстерергә ярдәм итә торган күпме сөйләшү, уен, мастер-класста катнаштык. Әле бу безнең өчен дә беренче тәҗрибә булды. Киләчәктә «Идел» журналы битләрендә очрашканга кадәр! 

Безнең белешмә:
Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Аның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү. Бәйгедә 11 яшьтән алып 25 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлар шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үзләрен сыный ала. 
Җиңүчеләр:
ШИГЪРИЯТ
11-14 яшьлекләр:
I урын – Эльвина Гәрәева
II урын – Диләрә Зәкиева
III урын – Искәндәр Зиннуров
15-18 яшьлекләр:
I урын – Диләрә Кашапова
II урын – Алинә Хәбибуллина
19-25 яшьлекләр:
I урын – Энҗе Хөсәенова
II урын – Адилә Әхмәтҗанова
III урын – Илназ Закиров

ПРОЗА:
12-14 яшьлекләр: 
I урын – Айлия Хаҗиева
II урын – Азалия Мирхәйдәрова
III урын – Илназ Билалов
15-18 яшьлекләр: 
I урын – Айзилә Абдрахманова
II урын – Алинә Хәбибуллина
III урын – Азалия Хәмәтшина 
19-25 яшьлекләр: 
II урын – Энҗе Халикова 
II урын – Гөлчәчәк Сабирова
III урын – Айгизәр Ногманов

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
12-14 яшьлекләр:
I урын – Идел Ногманов 
II урын – Нәзилә Гыйрфанова 
III урын – Назилә Закирова 
15-18 яшьлекләр:
I урын – Ләйсән Абдрахманова 
II урын – Гөлия Яруллина 
III урын – Диләрә Галимуллина 

ЖУРНАЛИСТИКА
11-14 яшьлекләр:
I урын – Зилә Габдрахманова 
II урын – Ильвина Шәйхулова 
III урын – Нарим Сәлмәнов 
15-18    яшьлекләр:
I урын – Ләйсән Абдрахманова 
I урын – Талия Төхфәтуллина
II урын – Айзилә  Абдрахманова
II урын – Илүзә Нәгыймова
II урын – Рүзәл Шәрипов

19-25 яшьлекләр:
I урын – Чулпан Гарифуллина
II урын – Зәринә Хуҗина
III урын – Индира Гайнетдинова

Фотолар «Selet-biz» сайтыннан алынды 

Авторлар: Сәлахова Алсу, Галимҗанова Рәфидә

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/sltk-nur-yazuchyga-ilam


Возврат к списку