??-??????
in english

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә
 
 

Лилия Ибраһимова
Туу вакыты: Мин 1987-нче елның 1-нче июлендә бу дөньяга килгәнмен.

Белеме: Казан дәүләт университеты, татар филологиясе һәм тарихы факультетының алман теле бүлегендә белем алам. Ниһаять, инде быел бетерәбез, аллабирса...

Сәләткә килү тарихы: Сәләт турында мин, кызганычка каршы, беренче курста укыганда гына белдем. Миңа калса, КДУның татфагы белән Сәләт &mdash аерылгысыз нәрсәләр бит инде. Нәкъ менә татфакта мин Гөлназ апалар, Илдар абыйлар, Йолдыз апалар белән таныштым, һәм Гөлназ апа мине 2006 ел әйдаманнар мәктәбенә чакырды.

Яшәү принциплары: Кешенең һәр яшәү дәверендә үзенең принциплары, таянычлары була.  Минем тормыш принципларыннан  берсе - ул кылган эш-гамәлеңнән ләззәт алып, кәнәгать булу. Иртәгәсе көнне артка борылып карагач, үзеңә оят булмаса, үзе бер бәхет, минемчә.

Сәләт ул &mdash... миңа калса, Сәләт ул &mdash һәр кешенең үзенеке, тик һәр кешенең «минем» Сәләте аша безне берләштерүче нәрсә &mdash ул Сәләткә мәхәббәттер, мөгаен. Монда күп  һәм озак итеп сөйләп булыр иде, әмма ике сүз белән әйткәндә, Сәләт &mdash ул минем дөньям.

Максатлары
: Бишенче курста һәр студентның төп макстаты югары уку йортын уңышлы тәмамлап, диплом алудыр, минеке дә, шул исәптән. Киләчәктә исә, үземне табып, барлык булган мөмкинлекләремнән файдаланып, тормышта үз урынымны табу. Ә инде хәзерге мизгелдәге иң зур теләгем &mdash тагын бер кат Сәләт- Раушан аланын җитәкләү, һәм узган җәй алган барлык тәҗрибәмне тулы күләмдә тагын бер көчле сменаны үткәрү өчен куллану.

Уңышлары: Бу дөньяга килү &mdash минем өчен үзе зур уңыш. Сәләткә эләгү &mdash тагын бер зур уңыш. Ә инде калганнары, мәсәлән, бу якты дөньяда сезнең барыгыз белән, Сәләтлеләр белән аралашу, инде шул зур уңышның дәвамы...

Гомумән, мин, инде әйтеп киткәнемчә, Сәләткә студент елларында эләктем. Моны берникадәр үкенү белән кабул итергә мөнкин, әмма мин әлеге мохиткә инде аек акыл белән, теләп, омтылып килгәнемә бик шат. Моны мин тормышымда көтеп алынган вакыйга буларак кабул иттем. Һәм, әлбәттә, шушы Ходай биргән бүләгемне кулымнан ычкындырасым килми.

 
 
 
???????? ?????: selet.xat@gmail.com
?????: ?????, ?. ???????? ??., 25
???????/????: (843) 293-82-00
©  «?ә?ә?» ?????
?????? җ???????ү —
«?ә?ә?-?????»